Казан-Сухум рейсы буенча самолетлар 26 октябрьдән атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Казаннан Сухумга 2 сәгать 40 минут очарга кирәк. Кире юнәлештә – 2 сәгать 35 минут. Әлеге рейсларда Embraer 190 (110 урынлы) һәм Airbus A321 (220 урынлы) самолетлары оча. Шулай ук Санкт-Петербургтан, Красноярск, Барнаул һәм Сургуттан килүче пассажирлар, “Казан” аэропортында күчеп утырып, Сухумга бара ала.
Россия гражданнары Абхазиягә визасыз. Чик аша Россия гражданины паспорты яки чит ил паспорты буенча узарга мөмкин. 14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык күрсәтү дә җитә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез