Газетага язылу

Казан тамашачысы Юра Борисов һәм Иван Янковскийның яңа фильмын беренче булып күрде

Юра Борисов һәм Иван Янковский Казанда «Битва моторов» фильмын тәкъдим итте. Картина Россиядә беренче серияле автомобиль — «Руссо-Балт»ның барлыкка килү тарихына багышланган.

Фильм вакыйгалары 1908 елда башлана. Автомобиль белән мавыккан Андрей Нагель (Иван Янковский) һәм инженер Дмитрий Бондарев (Юра Борисов) фикердәшләре белән бергә беренче Россия автомобилен җыярга керешә.

Машинаның мөмкинлекләрен дәлилләү өчен геройлар легендар «Монте-Карло» раллиенда катнашырга карар итә. Алар маршрутның башлангыч ноктасы итеп Петербургны сайлый.

Казан премьерасына актерлар белән бергә фильм режиссеры Илья Маланин һәм продюсер Петр Ануров та килгән. Фильм авторлары картинаны тамашачылар белән бергә беренче тапкыр караган, ә күрсәтүдән соң залдагы сорауларга җавап биргән.

«Моторлар сугышы» фильмы 8 октябрьдә киң прокатка чыгачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре