Руслан Корбанов махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Героеның “Алтын йолдызы” белән бүләкләнгән. Каһарман егет Казан танк училищесын тәмамлаган.
Һөҗүм итүдә катнашкан взводның бер танкын бик нык утка тотканнар. Танк экипажы авыр контузия алган. Руслан Корбанов дошманның танкистларыбызны әсирлеккә алырга чамалавын күреп, үз танкында иптәшләренә тиз генә ярдәмгә ашыккан.
Руслан яраланган иптәшләрен дошман уты астында үзенең танкына күчереп утырткан. Яралы хәрбиләр белән танкын куркынычсызрак урынга китереп куйганнан соң дошман снаряды тигән теге танкка күчеп утырган. Офицер бертуктаусыз явып торган ут астында танкны сугыш кырыннан алып чыгуга ирешкән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, оборона министры Сергей Шойгу Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер егеткә – Әнвәр Нәбиевкә Россия Герое йолдызын тапшырган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез