Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер егеткә Россия Герое исеме бирелгән

Махсус хәрби операция барышындагы батырлык өчен Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер егеткә – Степан Беловка Россия Герое исеме бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Танкистлар берлеге” иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов сөйләп үткән.

Белов Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле наводчик-оператор булып хезмәт итә икән.
“Степан апрель аенда Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре юнәлешендә 30нчы мотоукчылар бригадасы составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Танкында Пески-Радьковские авылына иң беренче бәреп кереп, дошманны чигенергә мәҗбүр иткән һәм безнең подразделениеләрнең торак пунктка югалтусыз керүе өчен шартлар тудырган”, – дип сөйләгән агентлык хәбәрчесенә Альберт Гыймалетдинов.

Белов Харьков өлкәсендә хәрби хәрәкәтләрдәге кыюлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.
“Махсус хәрби операция зонасында наводчик-оператор булып хезмәт итәм, чөнки болай яу кырын күзәтү, килеп туган хәлне бәяләү һәм үз буйсынуымдагыларга бурычлар кую җиңелрәк. Бүгенгә минем рота 20 танкны, 9 бмп һәм билгеле бер санда дошман хәрбиләрен, терәк һәм команда пунктларын юк итте”, – дип сөйләгән Степан Белов.

Батыр егет 1996 елда Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә туган. Балачактан ук хәрби булырга хыялланган. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлауга ук Казан танк училищесына укырга кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре