Чагыштырма бәяләрдә узган елдагыга карата 123% тәшкил итә бу. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров шулай дип белдергән. Барлыгы 998 мең кв. м торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта әлеге күрсәткеч узган елның шушы ук чорындагыга караганда 8,7 процентка кимегән. Мэриядә билгеләп үтелгәнчә, еллык планның үтәләчәге күздә тотыла.
Шушы чорда шәһәрдә барлыгы 348,5 мең кв.м мәйданда 6 670 фатир пәйда булган. Шуның 70,2 мең кв.м мәйданы социаль ипотека кысасында төзелгән. Моннан тыш 649,5 мең кв. м мәйданда 3 987 шәхси торак йорт пәйда булган. Барлык төзелеш күләменең 65 проценты, дигән сүз бу.
Шакиров әйтүенчә, Казанда һәр 10 квадрат метр яңа торак мәйданының җидесен шәхси төзелеш оешмалары төзи. Шул рәвешле төзелеш тармагында үсеш темпы югары булып кала, дип билгеләп үткән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез