Хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладларын билгеләү турында документка үзгәрешләр кертелгән.
Казан түрәләренең күпме хезмәт хакы алып эшләве мәгълүм. Татарстан хокукый мәгълүматлар порталында Казанда муниципаль хезмәткәрләргә эш хакын билгеләү турында карарга үзгәрешләр урнаштырылган, дип яза “KazanFirst”.
Шулай итеп, Казан башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына 47 828 күләмендә оклад билгеләнгән. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары һәм урынбасары окладлары – 46 762 сум. “Казан Башкарма комитетының район хакимияте башлыгы” графасында да шундый ук оклад күләме күрсәтелгән. Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе исә 45 563 сум күләмендәге окладка ия.
Документта күрсәтелгән иң кечкенә оклад күләме – 19 052 сум. Аны “1 категорияле белгеч” вазыйфасында эшләүчеләр ала.
Казан түрәләренең премияләре күләме окладка карата процентларда күрсәтелгән. Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесенең ул – 230%, беренче урынбасарының – 100%, урынбасарының – 89%. Муниципаль хезмәткәрләргә айлык премия Казанның җирле үзидарә органы җитәкчесе карары нигезендә билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез