Кунакчыллык индустриясенең Татарстан башкаласы икътисадына керткән гомуми өлеше ярты ел эчендә 50 млрд сумга җиткән. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның Туризм комитеты директоры Александр Шавлиашвили 2030 елга кадәр туризм тармагын үстерү стратегиясен тәкъдим итте.
Казанга ешрак Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Чабаксар һәм Йошкар-Ола шәһәрләреннән туристлар килә. Монда сүз 40–45 яшьләрдәге балалы гаиләләр турында бара. Туристларның 58 проценты – хатын-кызлар.
– Әгәр элек төп максат туристлар агымын арттыру булса, хәзер безнең өчен туристлар саны гына түгел, ә туризмның сыйфаты да, шулай ук аның шәһәр икътисадына керткән өлеше дә мөһим. Туризмнан керемнәр Казан икътисадында әһәмиятлерәк урын алып торырга һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүнең төп тармагының берсенә әверелергә тиеш, – дип ассызыклады Шавлиашвили. Ул туристлык тармагын алга таба үстерүнең дүрт төп максатын билгеләде.
Беренче максат – туристларның килү вакытын арттыру. Бүген Казанга якынча ике көнгә киләләр. Чит ил туристы, кагыйдә буларак, сәяхәтне кимендә дүрт көнгә карый. «Асылда безгә туристлар кызыксына торган истәлекле урыннар санын арттырып, аларны үзебездә тагын 1–2 көнгә калдыру ягын табарга кирәк», – дип билгеләде Шавлиашвили. Аның фикеренчә, шундый тарту нокталарының берсе Казан зооботаника бакчасы булырга мөмкин. Бүген үк анда ел саен 800 меңгә якын кеше килә, ә комплекста төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң хакимият килүчеләрне 2 миллионга кадәр арттырырга исәп тота. «Туристларның бездә тоткарлануы Казан белән генә түгел, бөтен Татарстанга да бәйле булырга тиеш», – диде ул.
Икенче максат – Казан туристлар өчен ел әйләнәсе кызыклы шәһәр булырга тиеш. Бүгенгә җәй көне кунакханәләр һәм рестораннар тулысынча диярлек тулы, ә кыш көне йөкләнеш дәрәҗәсе ике тапкырга диярлек кими. Бу проблеманы хәл итү өчен кышкы туристлык сезонын үзгәртү сорала. Казан мэры Илсур Метшин да: «Безнең бурыч – туристларның шәһәрдә булу вакытын арттыру, кышкы туристлар агымын җайга салу», – дип ассызыклады. Бүген шәһәр кунакларының иң популяр урыннары булып Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе, «Казан» гаилә үзәге һәм Бауман урамы кала. Александр Шавлиашвили, үз чиратында, туристларны кыш көне безгә җәлеп итү өчен «Казан» гаилә үзәге тирәсендә масштаблы шугалак төзергә тәкъдим итте.
Өченче максат – Казан брендын булдыру. Шәһәрнең бербөтен брендын формалаштырырга, аның бердәм позициясен билгеләргә кирәк. Монда сүз челтәрләрне, цифрлы платформаларны, массакүләм мәгълүмат чараларын, халык һәм кунаклар белән турыдан-туры аралашуны берләштерү турында бара. Шавлиашвили мэрия структурасында маркетинг һәм туризм тармагын үстерүгә җаваплы аерым юнәлеш булдырырга киңәш итте.
Дүртенче максат – заманча аналитика системасын үстерү. Гади тел белән әйткәндә, нәтиҗәле идарә карарларын кабул итү өчен элемтә операторлары, банк секторы һәм башка чыганаклар мәгълүматлары нигезендә ярдәм чаралары булдыру. Бу туристлар агымын, чыгымнар структурасын һәм кунакларның килү вакытын тиз арада анализларга мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин профильле структураларны яңа чишелешләр эзләргә һәм булганнарыннан нәтиҗәле файдаланырга өндәде. «Зооботаника бакчасы – кызыклы юнәлеш: барысы да уйланылып эшләнгәндә, ул туристлар кызыксына торган урынга әверелергә мөмкин. Ләкин безгә моның белән генә чикләнергә ярамый. Һәрвакыт эзләнүдә булу кирәк», – диде Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез