Газетага язылу

Казан тхэквондо буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

4-8 ноябрь көннәрендә «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге»ндә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты узачак.

47 төбәктән җыелган 500гә якын спортчы 16 авырлык категориясендә биш көнлек көрәш көч сынашачак. Шулай итеп, илнең җыелма командасы тупланачак.

Татарстан Республикасының Тхэквондо Федерациясендә әйтүләренчә:

«Татарстан вәкилләре өчен бу – үзләренең туган җирләрендә, үз тамашачылары алдында чыгыш ясау, ил җыелма командасында урын өчен көрәшү мөмкинлеге. Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны спортчылар өчен җан атарга чакырабыз».

Тамашачылар өчен керү бушлай. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре