Беренче өчлеккә Новосибирск, Екатеринбург һәм Санкт-Петербург кергән.
Казан һәвәскәр уйлап табучылары иң күп булган Россия шәһәрләре исемлегенә кергән.
Ул Tvil.ru тикшеренү сервисы белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча алтынчы урында.
Сораштырылган кешеләрнең 7,41 проценты Татарстан башкаласын уйлап табучылар ватаны дип саный.
Россия туристлары Кулибиннарны күпләп Новосибирскида — 20,37%, Екатеринбургта — 18,52% һәм Санкт-Петербургта — 14,81% очраткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез