Тарих укытучысы Ринат Кадыйров һәм чит телләр укытучысы Айгөл Кадыйрова «Укучыларның проект эшләрен оештыруда иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә беренче урыннарны яулады. Бу җиңү шулай ук педагогларга Россия хәрби-тарих җәмгыятенең «Тарле исемендәге премия. Мөгаллим» бүләгенә тәкъдим ителү хокукын бирә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Бәйге сынаулары 2026 елның февраленнән октябренә кадәр үткәрелде. Катнашучылар өчен биш номинация тәкъдим ителде: «Тарихи белем бирү буенча иң яхшы сыйныфтан тыш чара», «Укучыларның проект эшләрен оештыруда иң яхшы тәҗрибә», «Күпмилләтле Россиянең тарихи мирасын саклау буенча иң яхшы үрнәк», «Тарих буенча тикшеренүләрне оештыруда иң яхшы тәҗрибә» һәм «Россия хәрби-тарих җәмгыятенең цифрлы мөмкинлекләреннән файдалануда иң яхшы тәҗрибә».
Конкурс мәктәпләрдә тарихи мәгърифәтчелеккә ярдәм итүгә һәм иң яхшы педагогик тәҗрибәләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Ул РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Бәйгене «В.С.Леднев исемендәге Укыту эчтәлеге һәм методлары институты» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе һәм «Россия хәрби-тарих җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы оештыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез