Казан урамында асфальт убылган

Казанның Чистай урамында җир убылган. Бу хакта әлеге хәлнең шаһите социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Очраклы үтеп баручы сүзләренчә, чокыр аның машина капоты алдында хасил булган.

– Чистай урамында 16 һәм 20 нче йортлар арасында асфальт убылды. Санаулы секунд эчендә минем машинам әлеге чокырда булырга мөмкин иде, барысы да минем күз алдында булды, - дип язган ул.

"Казан сазлыкта утыра нигә шаккатасыз?", "Аның каравы иң кыйммәт фатирлар анда" дип коммментарийлар калдырганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Чистай урамы җир убылган

Көн хәбәре