• Фото: Татар-информ

"Казан утлары" журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде

"Казан утлары" журналына баш мөхәррир итеп балалар язучысы, журналист, соңгы елларда «Акчарлак» газетасы баш мөхәррире

булган Алмаз Гыймадиев билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

Моңа кадәр әлеге журнал белән җитәкчелек иткән  Рөстәм Галиуллин  Татарстан китап нәшриятының генераль директоры итеп билгеләнгән иде.

Алмаз Гыймадиев — балалар язучысы, журналист. Озак еллар «Сабантуй» газетасы, «Казан утлары» журналында,  «Акчарлак» газетасында эшләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре