Газетага язылу

Казан үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар файдасына хәйрия концерты узачак

Якшәмбе, 13 сентябрьдә, Татарстан башкаласы үзәгендә, Бауман урамында, Татарстанның атказанган артистлары катнашында хәйрия концерты була. Оештыручылар җыелган барлык акчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга юнәлдерергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Чыгыш ясаучылар арасында Илнат ФәрхуллинАльберт ВәлиуллинИлнар Миранов, «Ямьле» төркеме һәм Гөлназ Асаева кебек Татарстанның танылган башкаручылары бар. Концерт 15:00 сәгатьтә Казан песиенә куелган һәйкәл янындагы сәхнәдә башлана.

Концерт вакытында җыелган барлык акча «Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы аша хәрбиләргә тапшырылачак.

Чараны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте оештыра.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре