Бүген, 20 июньдә, Казан Кремлендә яшь дизайнерлар татар милли стилен чагылдыручы кием коллекцияләрен тәкъдим итәчәк. Tatarstan Fashion Week дип аталучы чараны Казан дәүләт мәдәният институты оештыра. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Tatarstan Fashion Week “Приоритет 2030” академик лидерлык программасы кысасында уздырыла. “Бу проектның максаты – яшь дизайнерларыбызның хезмәтләрен федераль һәм халыкара подиумнарда тәкъдим итү һәм җирле брендларны үстерү”, – дип сөйләде институт ректоры Роза Әхмәдиева.
Инде хәзер әлеге проект кысасында кием коллекцияләре Россия генә түгел, Италия (Милан), Швеция, Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь Республикасында тәкъдим ителә.
Бүгенге чарада исә Казан дәүләт институтында укучыларның гына түгел, институт белән бергә эшләүче башка дизайнерларның да кием коллекцияләре күрсәтеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез