
Фото: «Татар-информ»
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге активистлары Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган акция кысаларында Казан Кремле янында 50 х 25 метр зурлыктагы Татарстан Республикасы флагын урнаштырды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
«Моның белән без республикада яшәүгә ихтирамыбызны, шатлыгыбызны белдерәбез. Без үз төбәгебезне, Татарстанны бик яратабыз», – ди «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Риф Хөснетдинов.
Акциядә 100 гә якын кеше – «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары, студентлар, мәктәп укучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм Казан халкы катнашты.
Фото: © «Татар-информ»
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез