Казан үзәгендә аллы-гөлле утлар сибеп торучы Яңа ел бизәкләрен 2024 елның мартына кадәр алмаска мөмкиннәр. Татарстан башкаласы мэриясенең телеграм-каналында Казанда яшәүчеләрнең соравына шундыйрак җавап биргәннәр.
“Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта төп иллюминацияне март аена кадәр калдыру мөмкинлеге карала”, – диелгән хәбәрдә.
 Мәгълүм булганча, башкалабызда чыршы шәһәрчекләре иске Яңа елга кадәр эшләячәк. 14 гыйнвардан исә шәһәрдә Яңа ел бизәкләрен сүтү-алу башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез