Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолетлар заводына нигез салынуга 85 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Завод хезмәткәрләре бәйрәмне яңа җитештерү объектларының берсендә – очу-сынау комплексы корпусында каршы алдылар. Килүгә Рөстәм Миңнеханов предприятие ветераннары белән аралашты, аларны заводның юбилее белән котлады һәм истәлеккә дип фотога төште.
Республика Рәисе үз чыгышында ассызыклаганча, Казан вертолетлар заводы дистә еллар дәвамында стратегик яктан мөһим предприятие булып тора, илнең оборона сәләтен ныгытуга һәм Россия авиация тармагын үстерүгә зур өлеш кертә.
Республика Рәисе заводның төзелгәннән бирле зур юл узуын билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы вакытында предприятие фронт өчен 11 мең җиңел Төнге бомбардировщик җитештерә, биредә һәр унынчы хәрби самолет җыелган була. 1945 елда Җиңүне якынайтуга керткән өлеше лаеклы бәяләнә – предприятие Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы елларда завод халык хуҗалыгын торгызуга актив кушыла, илдә беренче булып 9 меңнән артык үзйөрешле комбайн җитештерә.
«Катлаулы 90 нчы елларда нык торып, предприятие, производствоны саклап кына калмыйча, технологик үсешнең яңа дәрәҗәсенә дә чыкты, үз конструкторлык бюросын булдырды һәм вертолетларның инновацион модельләрен эшли. Монда аерым казаныш Александр Петрович Лаврентьевка карый, ул заводны илебез сәнәгате өчен катлаулы чорда җитәкләгән. Шуның аркасында завод продукциясе Россиядән читтә дә билгеле һәм бөтен дөньяда лаеклы хөрмәткә ия, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул игътибар иткәнчә, 85 ел эчендә завод коллективы төрле модификациядәге 12 меңнән артык вертолет төзегән, алар 92 илдә файдаланыла. Аларның төп өлеше – легендар Ми-8 – граждан һәм хәрби авиациядә уңышлы кулланыла.
Хәзерге вакытта Казан вертолетлар заводы – тармакта бу техниканы эшләүдән һәм җитештерүдән алып сатудан соң озата йөрүгә кадәр, персоналны өйрәтүгә һәм ремонт ясауга кадәр тулы циклын тормышка ашыручы бердәнбер предприятие. Завод импортны алмаштыру программасын уңышлы уздыра.
«Ун көн элек Татарстанда җитештерелә торган үзебезнең двигательле импортны алмаштырган «Ансат»ның беренче очышы безнең республиканың югары технологик потенциалын күрсәтә. Бу машина санитария авиациясендә уңышлы кулланыла инде, бөтен ил буенча кешеләрнең гомерләрен саклап кала, яңа базарларны актив яулап ала, безнең инженерлар һәм конструкторларның югары дәрәҗәсен раслый», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул предприятиегә даими игътибар һәм ярдәм күрсәтүләре өчен Россия Федерациясе Президентына, ил Хөкүмәтенә, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, «Ростех» дәүләт корпорациясенә һәм шәхсән Сергей Чемезовка, шулай ук «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Николай Колесовка рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе завод ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Атказанган хезмәткәрләр арасында – 50 тыл хезмәтчәне. Аларның фидакарьлеге һәм һөнәргә тугрылыгы – предприятиенең уңышлары һәм казанышларының ышанычлы нигезе, заводта эшләүчеләрнең яшь буыны өчен иң яхшы үрнәк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу бәйрәм көнендә Казан вертолетлар заводына яңа биеклекләрне яулауны, барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар, хезмәткәрләргә һәм ветераннарга иминлек, нык сәламәтлек һәм өсләрендә чиста күк йөзе телим».
Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан вертолетлар заводының хезмәт коллективы ирешкән уңышлары һәм истәлекле дата хөрмәтенә «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде.
Ростех дәүләт корпорациясе башкарма директоры Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовның сәламләвен укыды. «Завод даими рәвештә яңартыла, яңа заманча җитештерү мәйданчыкларын сафка бастыра, җайланмаларны модернизацияли, кадрлар составын арттыра. Заводның аякка басуына һәм үсешенә берничә буын хезмәткәрләр зур өлеш кертте. Аларның яшьләргә тапшырган тәҗрибәсе һәм белемнәре предприятиенең көчле һәм югары профессиональ командасын формалаштырырга ярдәм итә», – диелгән сәламләү текстында.
«Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Николай Колесов ассызыклаганча, Казан вертолетлар заводының юбилее - предприятие коллективы өчен генә түгел, ә бөтен илебез авиатөзелеше өчен дә әһәмиятле вакыйга: «Бүген бу куәтле җитештерү һәм фәнни базалы предприятие - бөтен илдә кирәкле яңа вертолетны нульдән төзегән бердәнбер завод үрнәге.
Соңгы елларда без колачлы модернизация уздырдык: механик эшкәртү җитештерүе, соңгы җыю цехы, шулай ук югары квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү өчен җитештерү-укыту үзәге сафка бастырылды. Завод эшчеләренең киләчәктә дә иң амбициоз бурычларны хәл итәчәгенә бернинди шик юк, һәрвакыт бердәм һәм максатчан команда өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә юклыгын исбатлый».
Казан вертолетлар заводының генераль директоры Николай Яковлев предприятиенең 85 еллык юбилеена зур казанышлар белән килүен билгеләп үтте. Заводта җитештерү куәтләре киңәйтелгән һәм продукция җитештерү арттырылган. Импортны алыштырган «Ансат» вертолетының беренче очышы бөтен тармак өчен мөһим вакыйга булды.
1951 елда Казан вертолетлар заводы Ми-1 вертолетларын җитештерә башлый – бу СССРда мондый техниканы беренче серияле җитештерү була. Шулай ук завод Ми-4 чыгарды – экспортка куела торган беренче ватан вертолеты, Ми-14 вертолет-амфибиясен җитештерүне үзләштерде.
Дөньяда вертолетларның иң массакүләм һәм популяр Тибы Ми-8 / 17 гаиләсе машиналары булды, алар бүген дә төрле модификацияләрдә җитештерелә. Бүген КВЗда легендар Ми-8 / 17ләрдән тыш җиңел «Ансатлар» һәм өр-яңа МИ-38 җитештерелә. Продукциянең яңа төрләре үзләштерелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез