Газетага язылу

Казан хакимиятенә су басулар турында 75 мөрәҗәгать килгән

Татарстан башкаласында бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте Нокса һәм Киндерле елгаларының торышына даими мониторинг үткәрә, шулай ук су басулар турында мәгълүмат җыя һәм проблеманы оператив рәвештә хәл итү өчен аны шәһәр районнары хакимиятләренә тапшыра.

Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Бүгенге көнгә 75 хәбәр килде: шуларның 72се каралды, өчесе тикшерелә. Кичә генә дә 15 хәбәр килде», - дип белдерде Чанкин.

Докладчы әйтүенчә, билгеләнгән гидрологик постлар Нокса һәм Киндерле елгаларында суның биеклеген күзәтә. Мәгълүмат бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте тәүлегенә ике тапкыр килә. Шул ук вакытта, мәгълүматлар тапшыру ешлыгы гидрометеорологик вазгыять начарайган очракта арта – белешмәләр дүрт сәгать саен килә башлый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре