Иранның Кораллы көчләре генераль штабы Президент Ибраһим Раиси утырган вертолетның бортка снаряд эләгү, радиоэлектрон көрәш чаралары, электромагнит яки лазер коралы тәэсире аркасында һәлакәткә юлыгу версиясен кире какты. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
«Экспертлар вертолетның һөҗүм һәм оборона кораллары системалары, РЭБ чаралары, лазер яки электромагнит кыры белән зарарлану мөмкинлеген өйрәнде. Алар күрсәтелгән чараларның һәлакәт сәбәбе булуын кире какты», – диелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгаклау хисабында.
Һәлакәтнең төп сәбәбе – катлаулы климатик шартлар, бигрәк тә вертолет югары күтәрелгәндә көтмәгәндә төшкән куе томан массасы һәм тауга бәрелү.
Хисапта күрсәтелгәнчә, суд-медицина экспертизасы һәлак булганнарның мәетләрендә бернинди дә «шикле матдәләр» тапмаган. Очучылар алдан билгеләнгән маршрут буенча барган, очыш траекториясеннән тайпылмаган. Шулай ук вертолетның техник торышы турындагы документларны өйрәнеп, белгечләр очкычның төзекләндерелгән һәм һәм билгеләнгән регламентка туры килүгә тикшерелгән булуын ачыклаган.
19 майда Азәрбайҗанга сәфәрдән кайтып килгән Иран Президенты Сейед Эбрахим Раиси вертолет һәлакәтендә үлде. Аның белән бергә бортта тышкы эшләр министры Хосейн Амир Абдоллахиан, Тебриз имамы Мохаммад Али аль-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, сакчы һәм экипаж әгъзалары булган. Иран лидерының һәм аның делегациясенең һәлак булуын рәсми рәвештә 20 майда расладылар. Россия Президенты Владимир Путин ИРИ Президенты һәлак булу сәбәпле, Иранның Югары җитәкчесе Аятолле Сейеду Али Хаменеига кайгы уртаклашу сүзләре җиткерде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матәм телеграммасында сәясәтче белән шәхси танышлыгы өчен язмышка рәхмәтле булуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез