Газетабыз фотохәбәрчесе Казан урамнарында йөреп кайтты.
Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда каз-үрдәкләргә ау сезоны башланып китте. Аучылар урман-кырга чыгып, кыргый җәнлекләрне аулау чорын да түземсезлек белән көтә. Әмма канун буенча түгел, җан кушканга сылтанып, кулларына мылтык алучылар да шактый. Хайваннарның ислам динендә тоткан урынын беләбез. Ә дин аларны ауларга рөхсәт итәме? «Хайван каргышы» дигән төшенчә нинди мәгънәгә ия?
Аның бәрхет тавышы, салмак сөйләме күңелгә шулкадәр якын: тыңлыйсы да тыңлыйсы килә. Әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин – татар сөйләм теленең дә бар нечкәлекләрен, тәмен, мәгънәсен белүче шәхес. Үз тәҗрибәсен озак еллар дәвамында студентларга тапшырган мәртәбәле мөгаллим.
Фән белән җитештерүне якынайту. Татарстан Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Казан Кремлендә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы коллективын – 2026 елда волейбол буенча Россия чемпионын хөрмәтләделәр. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
Моннан ун ел элек 30 яшьлек Руслан Әхмәтшин юл фаҗигасенә юлыга. Казаннан әти-әнисе янына – Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылына кайтып килүе була аның. Ул утырган машина каршы яктагысы белән бәрелешә, артта утырган Русланның тормышы чәлпәрәмә килә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды. Алар – Казаннан Мөслимә Адиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов һәм Төркиядән Нурбикә Нәҗипова. Бәйгедә барлыгы илнең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 бала катнашкан.
13 һәм 14 апрель көннәрендә Камал театры бинасында «Апуш» балалар театр студиясе чираттагы премьераны тәкъдим итте. «13» дип исемләнгән спектакль бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышланган.
Быел Татарстан башкаласында тарихи хәтерне ныгыту һәм буыннар дәвамчанлыгына ярдәм итү буенча киң колачлы эш алып барылачак. Республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган патриотик программаны гамәлгә ашыру турында бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясе барышында билгеле булды. Әлеге инициатива белән Казан мэры Илсур Метшин чыккан иде.
Фикер өстәү
Фикерегез