Казан халкын һәм кунаклары Аккош күле буендагы Сабан туена чакыралар

Иртәгә, Татарстан башкаласында узачак Сабан туе бәйрәмнәренең берсе Аккош күле буенда узачак. Казан халкы һәм кунаклар өчен биредә күпсанлы күңел ачу чаралары әзерләнә.

Аккош күле буендагы бәйрәм борынгы гореф-гадәтләр һәм традицияләргә багышлана. Сабан туе мәйданында төрле темаларга багышланган зоналар һәм 4 сәхнә булачак. Фольклор ансамбльләре һәм иҗат коллективлары белән бергә халык күңелен Эльмира Кәлимуллина, Илсөя Бәдретдинова, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Гүзәл Идрисова, Илназ Бах, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Nabi һәм башка сәхнә осталары күрәчәк.

Аккош күле буендагы Сабан туенда Татарстан районнарында да кунак булырга мөмкин. Апас районы мәйданчыгында килен төшерү күренешен күрсәтәчәкләр, кул эшләренә өйрәтәчәкләр. Яңа Чишәмә районыннан чүлмәкчеләр, агач осталары, калфак ясаучылар килә. Сабан туе кунаклары он тартырга, утын кисәргә, кош теле пешерергә өйрәнә алачак. Кама Тамагы районы мәйданчыгында балык тотачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре