Газетага язылу

Казан хезмәт шартларын бәяләү буенча миллионлы шәһәрләр рейтингында беренче урынны алган

Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт шартлары буенча иң югары бәя алды – мөмкин булган биш баллдан 4,162 балл. Dream Job һәм hh.ru сервислары тикшерү нәтиҗәләрен «Татар-информ» хәбәр итте.

Тикшеренүчеләр хезмәткәрләрнең фикерләрен сорашкан: эш урыны, җиһазлар, график, көнкүреш шартлары һәм физик уңайлылык бәяләнгән. Казан компанияләре хезмәткәрләре Dream Job платформасында 22 750 бәяләмә калдырган.

Рейтингта икенче урынны 4,156 балл белән Волгоград алган. 4,142 балл җыйган Ростов-Дон өченче. Воронеж 4,131 балл алган, Мәскәү – 4,120. Тикшеренү авторлары хезмәткәрләрнең барлыгы 2,7 миллионнан артык бәяләмәсен анализлаган.

Аерым белгечләр төрле тармаклардагы хезмәт шартларын чагыштырган. Иң югары бәяне телекоммуникацияләр һәм элемтә тармагы алган – 4,49 балл, финанс секторы – 4,42 һәм IT – 4,38.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре