Быел Татарстан башкаласы хезмәт хакы күләме буенча Россиянең иң зур шәһәрләре арасында 17 нче урынга чыккан.
“РИА Новости” уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казанда чиста эш хакы күләме – куллану кәрзине (иң кирәкле товарлар җыелмасы) бәясеннән 4,7 тапкыр артыграк. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча башкалабызда хезмәт хакы узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 20,8 процентка артып, 76,3 мең сум тәшкил иткән.
Рейтингта Казанның “күршесе” – Иркутск (16 нчы урында) һәм Екатеринбург ( 18 нче). Бу шәһәрләрдә уртача хезмәт хакы күләме 85,2 мең сум һәм 83,4 мең сум тәшкил иткән.
Чаллы исә 24 нче урынга чыккан. Биредә чиста хезмәт хакы күләме – куллану кәрзине бәясеннән 3,82 тапкыр күбрәк. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча, автомобиль төзүчеләр шәһәрендә уртача эш хакы узган елның шушы ук чорындагыга караганда 27,7 процентка артып, 71,7 сумга җиткән.
Шунысы игътибарга лаек: Чаллы хезмәт хакының үсү темпы буенча шәһәрләр бишлегенә кергән. Бу җәһәттән Тольятти беренче урынга чыккан. Әлеге шәһәрдә беренче яртыеелыкта уртача хезмәт хакы 32,9 процентка ишәйгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез