Газетага язылу

Казан зооботаника бакчасына Калмыкиядән ике дөя китергәннәр

Казан зооботаника бакчасында ике үркәчле яшь дөяләр яши башлады. Калмык токымлы ике ата дөяне Татарстанга Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков бүләк итте.

Казан зооботаника бакчасына Калмыкиядән ике дөя китергәннәр
Казан зооботаника бакчасы

Бу бүләк ике республика арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек билгесе булып тора.

Дөяләр Калмыкиянең Яшкүл бистәсендәге нәселле терлек үрчетү хуҗалыгыннан Казанга китерелгән. Аларның маршруты Ростов, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре аша узган.

Калмыкиядән чыккан дөяләр токымы төбәкнең терлекчелек мирасының бер өлеше булып санала. Дөя үрчетү — республикада борынгыдан килгән традиция. Бу хайваннар дала шартларына яхшы җайлашкан, җәйге эссегә дә, кышкы салкыннарга да чыдам.

Хәзер яңа кунаклар зооботаника бакчасының «Замбези елгасы» территориясендә урнашкан. Аларга ветеринарлар һәм зооботаника белгечләре күзәтүе астында яңа шартларга ияләшергә туры киләчәк.

Ияләшү чорыннан соң дөяләр саваннада калачак. Зооботаникага килүчеләр аларны ел әйләнәсендә, шул исәптән кышын да күзәтә алачак.

Ике үркәчле дөяләр температураның сезонлы үзгәрешләренә яхшы җайлашкан. Куе йон катламы аларга салкыннарны җиңәргә ярдәм итә, ә сезонлы йон кою җылы һава торышына яраклашырга мөмкинлек бирә.

Дөяләрнең рационына печән һәм башка үсемлек азыклары керә. Зооботаника белгечләре хайваннарны ел дәвамында тиешле азык һәм уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре