Газетага язылу

Казанда 10 меңнән артык студент «Cтудентлар язы»на әзерләнә

Татарстанның төрле шәһәрләреннән җыелган 16 студентлар командасы ике атна дәвамында үзләренең бәйге программаларын тәкъдим итәчәк. 10 апрельдә исә беренче булып Казан дәүләт медицина университеты студентлары чыгыш ясый. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.

Казанда язгы фестиваль сезоны студентлар һәм яшьләр иҗади проектларының киң кырлы программасы белән башланып китә. Быел шәһәрнең студентлар фестивальләре 13 меңнән артык катнашучыны берләштерә дип көтелә.

– Апрель аенда Казаннан, Чаллы, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләреннән 15 студент иҗат командасы 14 көн дәвамында үзләренең конкурс программаларын тәкъдим итәчәк. Студентларның иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар исемнәре май аенда фестивальнең гала-концертында игълан ителә. Алар йомгаклау этабында Казан һәм Татарстан данын яклыйлар, – диде Дмитрий Хвостиков.

Шуны да әйтергә кирәк: 13 мартта исә һөнәри белем бирү оешмалары өчен төп фестиваль – «Ягымлы яз» старт алды. Быел проектка 30 ел тула. Юбилей елында фестивальдә Казанның һәм республиканың 32 һөнәри белем бирү оешмасыннан 2 меңнән артык студент катнаша. «Ягымлы яз» фестивале – милли гореф-гадәтләрне һәм татар телен саклап калырга ярдәм итә торган Татарстан башкаласының кабатланмас фестивале. 

– Быел гаризаларны кабул итү 2 марттан башланды һәм апрельгә кадәр дәвам итә. Ел саен фестиваль «Музыка», «Хореография», «Театр» һәм «Мода» юнәлешләрендә конкурс номерлары тәкъдим итүче 1 меңнән артык катнашучыны берләштерә. «Ягымлы Язбикә» номинациясе гадәттәгечә аеруча популяр. Программага «Россия халыклары биюе» номинациясе дә кертелде. Быел Россия төбәкләреннән иҗат коллективларына Казахстан һәм Кытайдан башкаручылар кушылды, – дип ассызыклап узды комитет рәисе. 

 Моннан тыш башкалада уза торган язгы фестивальләр арасында «Яз гүзәле» XVII мәдәни-агарту проекты аерым урын алып тора, ул быел Россиянең 16 төбәгеннән катнашучыларны берләштерә. Проектның финалы 7 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Сәхнәгә 30 финалист чыга, шулардан 10 катнашучы суперфиналист була һәм «Яз Гүзәле» төп титулы өчен көрәшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре