Газетага язылу

Казанда 10нчы каттан егылып, 5 яшьлек баланың гомере өзелгән

Бүген Казанда 5 яшьлек бала күпкатлы йортның унынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига бүген 14:30да Мостай Кәрим урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә булган. 5 яшьлек малай, караучысыз калып, тәрәзәдәге москит челтәренә таянган һәм унынчы каттан егылып төшкән. Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Фаҗига урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Александр Гаюн килгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре