Трамвайларга «ябышып бару» – ул замана яшьләренең хәтәр мавыгуы. Яшүсмерләр күңел ачу нияте белән хәрәкәт итүче транспортның тышкы элементларына ябышып барып, үзләренең, пассажирларның һәм трамвай йөртүчеләрнең тормышларын куркыныч астына куялар. Мондый уеннар егылу, имгәнү һәм электр тогы белән зарарлану кебек куркыныч очраклар белән тәмамланырга мөмкин.
Трамвайларга «ябышып барган» өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган, мондый очракта 4 мең сумга кадәр штраф салына. Гражданнар «Транспорт чараларын яки юлларны яраксыз хәлгә китерү» маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла. Бу очракта гражданнарга 150-300 мең сум штраф салына яисә алар ике елга ирекләреннән мәхрүм ителәләр.
«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре ата-аналарның балаларга карата контрольне көчәйтүләрен сорый. Шәһәр халкының, трамвайларга «ябышып бару» шаһиты булган очракта, фаҗигане булдырмый калу өчен, кичекмәстән, бу хакта трамвай йөртүчегә хәбәр итүе сорала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез