Казанда 137,4 мең кеше коронаврустан вакцинация ясаткан.
«Бүгенге көндә Казанда 137,4 мең кеше коронавируска каршы вакцинация үтте. Аларның 54 меңе – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр», – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков эшлекле дүшәмбе утырышында.
Казанның өч сәүдә үзәге янындагы мобиль пунктта – 11 мең, җиде метро станциясендә 5 меңләп кеше прививка ясаткан.
– Вакцина ясатучылар саны җитәрлек булмау вирусның тиз таралуына китерә, - ди Жаворонков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез