Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 марттан 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде. Аның сүзләренчә, быел Мәскәү базары янында да ярминкә яңадан эшли башлаячак. Исегезгә төшерәбез, берничә ел бу урында, базарны яңарту сәбәпле, ярминкәләр үткәрелмәде.
Азык-төлек продукциясен һәм ярдәмче хуҗалыклар ихтыяҗлары өчен товарларны социаль юнәлешле бәяләрдән сату атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта оештырылачак. Төньяк (Северный) бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә узган еллардагы кебек үк якшәмбе көннәрендә ярминкәләр үткәреләчәк. Казан халкына Татарстан авыл муниципаль районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк.
«Район администрацияләре һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты тарафыннан сәүдә урыннарын тиешле хәлгә китерү һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү буенча әзерлек эшләре башкарылды. Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау оештырылачак, шулай ук ветеринария-санитария таләпләрен тикшерү өчен шартлар тудырылачак», – диде Руслан Фазылҗанов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез