Казанда 16 яшьлек үсмер 16нчы каттагы тәрәзәдән егылып һәлак булган

Казанның Восход урамында күпкатлы йорт янында үсмернең мәетен тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булган егеткә 16 яшь. Аның 16нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкәнлеге мәгълүм.
Үсмернең мәетен Восход урамындагы 16нчы йорт янында тапканнар. Фаҗиганең сәбәбе мәгълүм түгел. Сүз уңаеннан, алдагы көнне Фатыйх Әмирхан урамындагы күпкатлы йорт тәрәзәсеннән ир-ат егылып җан тәслим кылган. Карбышев урамында да шундый ук очрак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре