Газетага язылу

Казанда 180 компания катнашында нефть-газ химиясе форумы узачак

Инде бер гадәт буенча, 26–28 август көннәрендә «Казан ЭКСПО»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Эшлекле программа 2 көнгә планлаштырылган. Форумның өченче көне балаларга багышланачак. Форум кысасында халыкара нефть, газ һәм химия күргәзмәсе узачак.

– Бүгенге көндә анда Россия, Белоруссия, Иран, Казахстан һәм Кытай Халык Республикасыннан 180 компания катнашуын раслады, – диде матбугат очрашуында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов.

Программага шулай ук халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләре, ун «түгәрәк өстәл», Тәэмин итүчеләр көннәре кертеләчәк. Беренче мәртәбә «Сибур» һәм «Татнефть» технологик көне узачак.

– Быелгы конференцияләр Татарстанда девон нефте чыгарылуга 80 ел тулуга багышланган (девон чоры катламнарында яткан нефть турында сүз бара). Безнең чарада Россия төбәкләре тулы составта диярлек тәкъдим ителгән. «Түгәрәк өстәл»ләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашучылар арасында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Кытай, Иран, Алжир, Бәһрәйн, Төркия, Конго, Нигерия, Казахстан, Беларусь, Азәрбайҗан һәм Үзбәкстан булачак, – дип белдерде «Казан ЭКСПО» генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев. – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән даими хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без чираттагы мәртәбә масштаблар буенча да, стендлар саны буенча да сизелерлек арттык.

Күргәзмә масштаблы булырга ышандыра. Беренче тапкыр, кыенлыкларга карамастан, Иран компанияләре катнашырга теләк белдергән. Алар эшлекле программада һәм күргәзмәдә катнашачак. Форумның төп максаты – республика җитештерүчеләре үз продукцияләрен халыкара дәрәҗәдә дә тәкъдим итәрлек партнерлар тапсын өчен барлык шартлар да тудыру, ди оештыручылар. Нәтиҗәле хезмәттәшлек, контрактлар төзү дә көн кадагында булачак.  

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре