Газетага язылу

Казанда 1977 елдагы температура рекорды кабатланган

Казанда 29 ноябрьдә яңа температура рекорды куелган. Казан метеостанциясендә максималь һава температурасы +5,8 градус, Казан-Аэропорт һәм Казан-Сокол авиация метеостанцияләрендә +6,0 градус теркәлгән.

Моңа кадәрге 29 ноябрь рекорды 1977 елда Казан метеостанциясендә теркәлеп, +5,0 градус тәшкил иткән булган.

 

Россиядә Европа территориясенең күпчелек өлешендә, киң колачлы антициклон йогынтысына эләгү сәбәпле, бик җылы һава күзәтелә. Урыны белән аз гына явым-төшем, томан. Узган ялларда Татарстан районнарында тәүлеклек уртача температура нормадан 11 градуска югарырак булган. Гомумән, быелгы ноябрь (уртача температура +2,4 градус) даими күзәтүләр чорында иң җылысы булып чыккан.

 

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, чәршәмбе – 3 декабрьдә һәм пәнҗешәмбе – 4 декабрьдә җилсез һава көтелә. Явым-төшем ихтималы бик аз. Һава температурасы көндез –1...+3, төнге сәгатьләрдә –3...+1 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, шуннан соңгы ике тәүлектә – 5 һәм 6 декабрьдә көндезге сәгатьләрдә 0...+3, төнлә 0...–3 булачак. Урыны белән аз-маз явым-төшем күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре