Казанда 2 яңа мәктәп һәм 8 балалар бакчасы төзеләчәк

Быел Казанда 2 яңа мәктәп һәм 8 балалар бакчасы төзелеп бетәргә тиеш. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов әйтүенчә, 2021 елда башкалада 960 мең квадрат метр торак мәйданы (Татарстан буенча гомуми планның 36 проценты) файдалануга тапшырылырга тиеш.

Икенче кварталда “Салават күпере”ндә 18 торак йорт төзүгә керешеләчәк. Шуның 9ын быел төзеп бетерү күздә тотыла. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта федераль һәм республика программалары буенча 2725 урынга исәпләнгән ике мәктәп (“Салават күпере”ндә һәм “АртСити” торак комплексында) төзелә. Ә инде “Демография илкүләм проекты буенча 8 балалар бакчасы төзелә. Шулай ук Казанның иң мөһим инфраструктура проектларыннан берсе – “Елга аръягы” канализация-насос станциясен кору эшләре төгәлләнгән. Моннан тыш Казан метросының икенче линиясен төзү эшләре дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

төзелеш мәктәп балалар бакчасы торак

Көн хәбәре