Газетага язылу

Казанда 2026 елда узачак Россия венчур форумына әзерлек бара

Татарстан берничә тапкыр халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздыра алуын күрсәтте. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков 2026 елда Россия венчур форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының икенче утырышында шулай дип белдерде.

«Россия дәрәҗәсе өчен безнең чарага тел-теш тидерерлек. Чынлыкта, Татарстан берничә тапкыр халыкара чаралар уздыра алуын күрсәтте», – дип белдерде Татарстан Министрлар Кабинетындагы утырышта видеоконференция элемтәсе аша катнашкан Фальков.

Министр халыкара блокка басым ясарга, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алырлык дустанә илләрдән яхшы спикерлар табарга кирәк дип саный.

«Әзерлек эзлекле, уңышлы бара», – дип искәртте Фальков.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

«Татарстан Республикасы өчен форум стратегик әһәмияткә ия. Ул күп еллар дәвамында республика гына түгел, гомумән ил өчен дә алдынгы мәйданчык булып тора, анда технологик эшмәкәрлек өлкәсендәге төп трендлар формалаша, инновацион икътисадны үстерү чаралары турында фикер алышалар һәм иң перспективалы юнәлешләргә инвестицияләр җәлеп ителә», – диде Песошин.

XX Россия венчур форумы 2026 елның 8-10 апрелендә Иннополиста һәм Казанда узачак. Катнашучылар саны 5 меңнән 6 меңгә кадәр җитәр дип көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ». 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре