Газетага язылу

Казанда 2027 елда муниципаль парковкалар бәйрәм көннәрендә бушлай булачак

Казан Башкарма комитеты 2027 елда гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында түләүле муниципаль парковкалар эше турында карар проекты әзерләгән. Проект коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Документ нигезендә, транспорт чараларын урнаштырган өчен, түләүле парковкаларның эш режимы түбәндәге бәйрәм һәм бәйрәмнәрне күчерү белән бәйле ял көннәрендә билгеләнә: 1, 4-8 гыйнвар; 22, 23 февраль; 8 Март; 3, 10 май; 14 июнь; 30 август; 4, 5 ноябрь; 31 декабрь; Ураза бәйрәме; Корбан бәйрәме. Бу мөселман бәйрәмнәренең башлану көннәре Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән ай календаре һәм урнашкан традицияләр нигезендә билгеләнә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре