2 октябрь көнне Казанның Киров районы Җиләкле урамындагы фатирларның берсендә 22 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Ул буып үтерелгән булган.
Очраклы үтеп баручылар тәрәзә турысында җирдә аның 22 яшьлек иренең мәетен күреп алганнар. Фаразлар буенча, ир үзенә кул салган. Фаҗига алдыннан ир белән хатын аерылышырга карар кылган булган.
Хәзер «Кеше үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез