Казанда 27 яшьлек хатын-кыз 5 яшьлек улын кайчы белән суеп үтергән

Фаҗига бүген Фучик урамындагы бер йортта килеп чыккан.

Бүген Казанда Юлиус Фучик урамындагы бер йортта 5 яшьлек малайның мәетен тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, баланы әнисе кайчы белән суеп үтергән. Хәсрәт ана – 27 яшьтә.

Хәзер анда хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре