Казанда 277 мең сум хезмәт хакына тракторчы эзлиләр

Шулай ук шәһәр читендәге йорт идарәчесе, капитанның өлкән ярдәмчесе дә акчалы вазыйфалар исемлегенә эләккән.

Казанда эш бирүче тракторчы эзли. Аңа ул 277 мең сумнан башланган хезмәт хакы вәгъдә итә. “Работа.ру” сервисында әнә шундый бик ымсындыргыч тәкъдим пәйда булган.

Акчалы вазыйфалар исемлегенә шулай ук Одинцово шәһәре читендәге йорт идарәчесе (хезмәт хакы 350 мең сумнан башлана), Петропавловск-Камчаткада капитанның өлкән ярдәмчесе һәм Мәскәүдә ике еллык эш стажы белән бала караучы (300 мең сумнан башлана) кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре