Казанда 3 миллион сумга “ бик акыллы һәм зирәк” мәче саталар

Казанда бер хатын-кыз “бик акыллы һәм зирәк” бенгал мәчесен сатуга куйган. Мырауҗан бәясе – 3 миллион сум. Бу хакта “Татар-информ” бер сайттагы белдерү мәгълүматларына таянып яза.

Сатучы сүзләренә караганда, мәчесен ул ипотекасын түләп бетерү өчен сатарга булган. Песинең ветеринария паспорты да, кирәкле прививкалары – барысы да бар.
“Кирәк икән, тычкан, кош, бака тота, ләкин аларны ашамый! Бәлки, табышы кебек, хуҗасына китереп бирә”. – диелгән белдерүдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре