Казанда 47 яшьлек хатын-кызга фатирында 1,2 меңнән артыграк чит ил кешесен пропискага керткән өчен 5 елга кадәр колония җәзасы яный. Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, асылда анда беркем дә яшәмәгән, дип яза “Татар-информ”.
“Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге хатын-кыз 2025 елда Зорге урамындагы йортта урнашкан фатирында 1200 дән артыграк мигрантны теркәгән. Тупланган дәлилләрдән күренгәнчә, теркәлүчеләрнең берсе генә дә әлеге адрес буенча яшәмәгән”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.
Чит ил гражданинын ялган нигезендә учетка кую статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Аның буенча иң зур җәза чарасы – 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез