Әнисе 5 яшьлек баласын рәхимсез үтергән урыннан фотосурәтләр пәйда булган. Фотоларны Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе дөньяга чыгарган, дип яза “Татар-информ”.

Исегезгә төшерәбез: бүген Казанда Юлиус Фучик урамындагы бер йортта 5 яшьлек баланың мәетен тапканнар. Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, сабыйны 27 яшьлек әнисе чәнчеп-суеп үтергән.
Агентлыкка Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, фаҗига булган урынга Казанның Идел буе районы прокуроры Рөстәм Сибагатуллин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов килгән.
Баланы үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Аңа чикләү чарасы сайлап алу мәсьәләсе хәл ителә. “Бала үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне прокуратура контрольгә алган.


БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез