Пәнҗешәмбе – 5 октябрьдә Казанда ягу сезоны башлана. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, башкалабызның балалар бакчаларына, мәктәпләр һәм хастаханәләренә инде узган атнада ук җылы бирелә башлаган. Социаль өлкәгә караучы 853 оешманың 298е җылытыла инде.
Сентябрь азагы мәгълүматлары буенча, Татарстанның 35 районы җылылык бирү сезонын башлап җибәргән. Күпфатирлы һәр 10 йортның берсе (11%) җылытылган.
Исегезгә төшерәбез: җылылык бирә башлауның тәгаен генә көне юк. Ул кимендә биш көн буе һаваның тәүлеклек уртача температурасы +8 градустан кимрәк торганда кертелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез