Казанда 50 яшьлек хатын-кызны хәрби прокуратура бинасына ут төрткән өчен кулга алганнар

Казанның Вахитов районы суды Чистайда яшәүче 50 яшьлек хатын-кызны сак астына алу турында карар чыгарган. Ул Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы бинасына ут төртүдә шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерү версиясе буенча, әлеге хатын-кыз Украинаның мәгълүмат-психологик операцияләр үзәге хезмәткәре белән хәбәрләр алышкан. Ул Украинада махсус хәрби операция үткәрүгә каршы булган. Хәбәрләр алышу барышында Россиядә шартлаулар, ут төртүләр оештыруга риза булуын белдергән.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, бу хатын-кыз 24 августта, Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы бинасы тәрәзәсен ватып, бина эченә тиз кабынып китүчән сыекча агызган, шундый ук сыекчалы шешә ыргытып, ут төрткән.
Суд чикләү чарасын сайлаганда җинаять рәвешен, шулай ук шикләнелүченең шәхесе турында мәгълүматларны игътибарга алган. Моннан тыш, иректә калдырылган очракта, аның башлангыч тикшерү органнарыннан качу, шулай ук тикшерүгә комачаулык тудыру ихтималы күздә тотылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре