Әлеге хәйрия чарасын оештыручылар иясез мәчеләргә яңа хуҗалар, җылы куыш табу өчен тырыша. Аларга зоокибетләр, ветеринария табиблары, игелекле волонтерлар ярдәмгә килә.
Күргәзмә турында социаль челтәрләрдә алдан-ала хәбәр биреп, анда катнашачак җан ияләре- пескәйләр турында мәгълүмат җиткерәләр. Чарага килүчеләргә аларны тәрбияләү-ашату, ризык сайлау буенча төрле киңәшләр бирелә, экологик чиста ризыклар тәкъдим ителә, бүләкләр бирелә. Елга берничә тапкыр үткәрелгән мондый күргәзмәләрдә йөзләгән мәчеләр өйле, хуҗалы була. Соңгы чарада исә тәкъдим ителгән 80 мәченең 49 ын акция барышында алып китсәләр, бер бәхетлесенә күргәзмәдән соң хуҗа табылган. Бар әле дөньяда мәрхәмәт, бар…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез