Казанда 56 “яшьлек” машина саталар

Казанда 1969 елгы ГАЗ-21 “Волга” машинасы сатыла. 56 “яшьлек” автомобиль үз “гомерендә” 7 мең чакрым ара узган. Бу хакта “Татар-информ” бер мәйданчыктагы белдерү мәгълүматларына таянып яза.

Сатучы әйтүенчә, машина ниндидер проект өчен сатып алынган булган. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында планнары гамәлгә ашырылмыйча калган.
ГАЗ-М-21 “Волга” 1956 елдан 1970 елга кадәр Горький автомобиль заводында чыгарылган. ГАЗ-М-20 “Победа” моделенең “дәвамчысы” ул.

Машина алдындагы йолдызның барлыкка килү тарихы исә болайрак. Автомобиль, Кремльдә сынаулар узган чагында, маршал Георгий Жуковка (СССР Министрлар Советы Рәисе Николай Булганинга, диючеләр дә бар) ошамаган. Шуңа күрә, партия “төсмере” бирү өчен, машинаның радиаторы рәшәткәсенә йолдыз урнаштырырга булганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Донбасс ДНР эвакуируемые СВО эвакуированные

Көн хәбәре