Казанда яшәүче ир беренче сыйныф укучысын көчләргә тырышуда гаепләнә. Бу хакта Mash Iptash телеграм каналы хәбәр итә.
Җиде яшьлек малай Бертуган Касыймовлар урамындагы йортта яшәүче дустына кунакка килә. Ул килгәндә фатир хуҗасының 30 яшьлек абыйсы да өйдә була. Төнлә ир кеше малайга бәйләнә. Иртән бала өенә кайтып, барысын да сөйләп бирә һәм әнисе полициягә хәбәр итә. Медицина экспертизасы малайның тәнендә көчләргә тырышуга бәйле дәлилләр таба. Педофил ир тоткарланган. Ул бары тик малай белән уйнаган гына булуын әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез