Тикшерү мәгълүматлары буенча, җиде кеше, алар арасында дүрт бала, үз фатирында сөрем газы белән агуланган.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда балаларның сөрем газы белән агулау турындагы эшне контрольгә алган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәсми телеграм-каналында хәбәр иттеләр. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Казанда җиде кеше, шул исәптән дүрт бала, фатирда сөрем газы белән агуланган. Һәлакәтнең башлангыч сәбәбе – газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тарафыннан кешеләр сөрем газы белән агулау факты буенча, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез