Казанда полиция хезмәткәрләре кибеттән азык-төлек урларга маташкан ике кызны тоткарлаганнар. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Җиңү проспектындагы гипермаркетта кич белән сигнализация эшли башлаган. Беренче булып урынга Росгвардия хезмәткәрләре килгән.
Кызларның берсе Казанда югары уку йортында укучы 17 яшьлек студент, икенчесе калада яшәүче 18 яшьлек кыз булган. Аларны кулга алганнар. Кызлар бер-берсе белән таныш булмавын әйткән.
Хокук бозучылардан барлыгы җиде мең сумлык товар алынган. Хәзерге вакытта урлау турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез