Газетага язылу

Казанда 8 июль көнне 100 дән артык пар өйләнешәчәк

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда 100 дән артык пар никахлашырга ниятли. Бу бәйрәм гаилә кору өчен кирәкле иң әһәмиятле көннәрнең берсе булып кала.

Тантаналы чаралар гадәти ЗАГС бүлекләре белән беррәттән, шәһәр музейларында да узачак. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Казан» гаилә үзәге һәм районнардагы ЗАГС бүлекләре кебек гадәти никах теркәү киңлекләреннән тыш, яшь парларның күчмә тантаналары шәһәрнең әһәмиятле мәдәни урыннарында: Е.А.Боратынский музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музей-утарларында, Габдулла Тукай әдәби музеенда үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Казанда 11 мең 431 никах теркәлгән, бу – 2024 ел күрсәткечләреннән 2,4 процентка күбрәк сан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре