Казанда 80 яшьлек әбине кыйнаучыларны эзлиләр

Тикшерүчеләр Татарстанда өлкән яшьтәге әбине кыйнау факты буенча тикшерү үткәрә.

Элегрәк 80 яшьлек пенсионерга һөҗүм итү турындагы хәбәр матбугат чараларында чыккан иде. Әбине металл ватыкларын һәм төзелеш материалларын җыю белән шөгыльләнүче билгесез затлар кыйнаган.

Пенсионерга Казанның Совет районында шәхси секторда һөҗүм иткәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре